Рөстәм Миңнеханов: «Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе – җитди инструмент, аңа ярдәм итәргә кирәк»
Татарстан Республикасы Президентының предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуы барышында «ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.